ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 14 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә -1..+2º, көндез максималь температура +1..+6º тәшкил итә. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
15 ноябрь көнне хәрби хезмәткә чакырылу вакытында гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максаты белән халык өчен "кайнар линия" ачылачак.
20 ноябрь көнне Әлмәттә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак. Чара Яшьләр үзәгендә 9.00 сәг алып 12.00 сәг кадәр үтәчәк.
17 ноябрь көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "Барлык эш табарга теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.
Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле үсеше өчен административ барьерларны киметү максаты белән башкарма комитетның кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше секторы башкарма комитет, шәһәр хезмәтләре оешмалары җитәкчеләре белән ачык диалог рәвешендә очрашу оештыра.
Бүген "Юбилейный" спорт сараенда "Татнефть" ГАҖ генераль директоры, ТР Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов "Нефтяникның" хоккейчылары һәм тренерлар составы белән очрашты, ММЧ вәкилләре шулай ук чакырылган иде. Пресс-конференциядә район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары, "Нефтяник" ХК президенты Ринат Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
10 ноябрь көнне Әлмәттә балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Чара 2нче "Балачак планетасы" балалар бакчасында узды.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инстпекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан 1 мең 699 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 13 млн. 619 мең сумга 455 беркетмә тузелде.Үзен-үзе җайга салучы оешмалар әгъзалары булган 1 мең 286 оешманы тикшергән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
ТР рәссамнары берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мансур Закировның күргәзмәсе 14 ноябрьдән алып 15 декабрьгә кадәр эшләячәк.
15 ноябрь көнне хәрби хезмәткә чакырылу вакытында гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максаты белән халык өчен "кайнар линия" ачылачак.