Яшь әлмәтлеләр спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышларында җиңделәр

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Тольятти шәһәрендә "Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Р.Хафизов истәлегенә" спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Екатеринбург, Киров, Томск, Березовский, Октябрьский, Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 286 спортчы катнашты. 

Әлмәтне ярышларда олимпия резервы спорт мәктәбенең спорт акробатикасы бүлегендә шөгыльләнүче 7 яшь спортчы тәкъдим итте.  

1 урынны спорт мастерларына кандидат разряды буенча Галиева Элина һәм Бекерева Виктория, 2 урынны AGE 11-16 программасы буенча Малышева Аделя һәм Хабибуллина Рената парасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International