«Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте белгечләре Израильдә стажировка үтте

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

«Татнефть» ГАҖ ярдәме белән ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләп чыгарылган "Халыкара стандартлар белән туры китереп Татарстан Республикасының медицина белгечләрен югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә өйрәтү буенча өч еллык программасы" тормышка ашыруның беренче этабы  - мультидисциплиналы бригадаларны әйдәп баручы чит ил клиникаларында укыту башланды.

13 октябрьдән алып 4 ноябрьгә кадәр ортопедия-травматология врачлары Таһир Закиев һәм Виталий Михайлов, анестезия врачы Владислав Каримов һәм операция шәфкать туташы Оксана Казанкова составында «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте бригадасы Израильнең иң зур дәүләт хастаханәләренең берсендә  - илнең зурлыгы буенча өченче урында торган шәһәрендә урнашкан "Рамбам" медицина клиника үзәгендә стажировка үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International