Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларын игелек ярминкәсенә чакыра. Чара Әлмәтнең үзәк мәчетендә 1 декабрь көнне үтәчәк.
Эшлекле дүшәмбедә санитарно-эпидемиологик хәл турында сөйләштеләр. ТР буенча Роспотребнадзор Әлмәт идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирина Хайруллина үзенең чыгышында ел башыннан алып башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Йогышлы авыруларны профилактикалау, прививкаларны вакытында ясау турында да сүз барды.
Район активы белән узган киңәшмәдә яңа билгеләүләр игълан ителде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин спорт, мәдәният һәм җәмгыяви тормышта яуланган җиңүләрне бәян итте.
Әлмәттә 22 ноябрьдә мәдәни-белем бирү программасы кысаларында "Владимир Спиваков академиясе фонды. Балалар-балаларга. Татарстан” проекты буенча түбәндәге белгечлекләр буенча мастер-класслар узачак: фортепиано, җыр, кларнет-саксофон-флейта, аккордеон-баян, скрипка, рәсем сәнгате, хореография.
Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле үсеше өчен административ барьерларны киметү максаты белән башкарма комитетның кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше секторы башкарма комитет, шәһәр хезмәтләре оешмалары җитәкчеләре белән ачык диалог рәвешендә очрашу оештыра.
Әлмәтнең «Нефтяник» командасы нефтекамскиларның «Торос» ын җиңде. Матч исәбе - 2:4.
Әлмәт муниципаль районының 34 авыл җирлегендә урнашкан 47 сайлау участогында бүген үзара салым кертү буенча референдумнар уза. Район буенча тавыш бирү хокукына ия булучылар саны 24754 кеше. Үзара салым кертүдән тупланган средстволар, нигездә, юллар ремонтлауга, су , ут линияләрен яңартуга, зиратлар, чишмәләрне төзекләндерүгә юнәлдерелә.
Бүген, 19 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районында үзара салым кертү буенча референдум уза. Референдумда 34 авыл җирлеге, тавыш бирү хокукына ия 24754 кеше катнаша. Тавыш бирүләрне 257 җирле сайлау комиссиясе әгъзалары оештыра. Район башлыгы тавыш бирүдә катнашып үзара салым кертүгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде. Айрат Хәйруллин Яңа Никольский авылы җирлегендә урнашкан 857 нче сайлау участогында тавыш бирде.
2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлекнең күпфатирлы торак йортларның капиталь ремонт объектларында 3 мең 702 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 муниципаль районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.
16 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында видеоконференция режимында хокук бозуларны кисәтү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер– министры урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин алып барды.