Район башлыгы Айрат Хәйруллин үзара салым кертү буенча референдумда катнашты

2017 елның 19 ноябре, якшәмбе

Бүген, 19 ноябрь көнне  Әлмәт  муниципаль районында үзара салым  кертү буенча  референдум  уза.  Референдумда 34  авыл җирлеге,  тавыш бирү хокукына ия  24754  кеше  катнаша. Тавыш бирүләрне 257  җирле сайлау  комиссиясе  әгъзалары оештыра.   Район башлыгы  тавыш бирүдә катнашып  үзара салым кертүгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде.  Айрат Хәйруллин  Яңа Никольский авылы җирлегендә урнашкан  857 нче сайлау участогында  тавыш бирде.

Районда күп төрле республика программалары  тормышка ашырыла.  Шулар арасында үзара салым кертү – авыл җирлекләрендәге проблемаларны хәл итүдә иң  дөрес алым,– дип саный  Айрат Ринатович.

Район башлыгы үзара салым акчаларының үз вакытында җыелуы, аларның  нинди максатларга тотылуы  ачык булырга тиешлеген ассызыклады,  барлык эшчәнлек тә  закон кысаларында башкарылырга тиеш дип басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International