2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлекнең күпфатирлы торак йортларның капиталь ремонт объектларында 3 мең 702 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 муниципаль районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Алексей Фролов 2017 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының барышы турында җиткерде. 2017 елда Кыска вакытлы планны гамәлгә ашыру гомуми мәйданы 6,2 млн. кв. метрлы 991 күпфатирлы торак йортта 232 мең 145 гражданның яшәү шартларын яхшыртырга тиеш.
2017 елда 146 мәгариф объекты, шул исәптә 36 мәктәп һәм 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә оешманы төзекләндерү планлаштырылган. 16 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 146 объектта капиталь ремонт 100%ка башкарылган.
Республикада балалар сәламәтләндерү лагерьлары, ресурс үзәкләре, яшүсмерләр клублары, муниципаль архивларда да капиталь ремонт төгәлләнгән.
16 ноябрьгә капиталь ремонт үткәрелергә тиешле 44 мәдәният учреждениесенең 2 объектында эш бара.
2017 елда 42 муниципаль берәмлекнең авыл советы бинасын капиталь ремонтлау планлаштырылган. 16 ноябрьгә шуларның 1объектында эш бара (Азнакай районы).
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесен капиталь ремонтлау каралган, шуларның 67 объектында эшләр төгәлләнгән.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов орлыкчылыкның торышы турында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, орлыклык материалның төп өлеше авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә әзерләнә, аларны сыйфатлы итеп эшкәртергә, тагын бер өлешен орлыкчылык хуҗалыкларыннан сатып алып яңартырга кирәк. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларга гоммуми ихтыяҗ 350 мең тонна тәшкил итә, бүгенге көнгә 353 мең тонна әзерләнгән, яисә 101%.
Марат Әхмәтов агымдагы елда Менделеев районында игенчелектә иң түбән күрсәткечләр булуын белерде.
Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. Теманы дәвам итеп, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов социаль юнәлештәге объектларда газ бирү һәм төзү өлкәсендә эшләрне активлаштыру буенча йомышлар бирде.