Әлмәт районында яшәүчеләр үзара салым кертү референдумында актив катнаша

2017 елның 19 ноябре, якшәмбе

 Әлмәт муниципаль районының  34 авыл җирлегендә урнашкан 47  сайлау участогында  бүген үзара салым кертү буенча  референдумнар уза.  Район буенча тавыш бирү хокукына ия булучылар саны 24754  кеше.  Үзара салым кертүдән тупланган средстволар, нигездә,  юллар ремонтлауга, су , ут  линияләрен  яңартуга,  зиратлар, чишмәләрне  төзекләндерүгә   юнәлдерелә.

 18.00 сәгатькә   районның барлык авылларында да референдумда катнашучылар саны 50 проценттан артты.  Аеруча Елховой авылында яшәүчеләр  активлык күрсәтә, биредә  81,28 %  кеше тавыш  биргән.

 18.00 сәгатькә район буенча гомуми күрсәткеч  61,08 процент тәшкил итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International