Балалар хастаханәсендә бердәм 43-03-03 телефон номерлы шалтырату үзге эшли башлады. Шул номер буенча врачны өйгә чакыртырга, кабул итүгә язылырга, эш графигын ачыкларга була.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 22 ноябрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Минималь температура төнлә 0..-4º, максималь температура көндез 0..+4º.
Әлеге мастер-класс Санкт-Петербург дәүләт университеты интервенцион кардиологиясе үзәге җитәкчесе, табиб м.ф.к.Артеменко Сергей Николаевич уздырды. Барлыгы 15 пациентка операция ясалды. Бүгенге көндә авырулар үзләрен яхшы хис итәләр.
"Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында калабызда видеокүзәтү системаларын урнаштыру дәвам итә. Программа буенча 2313 система , шулай ук 72 гомумшәһәр видеокамералары урнаштырылачак.
Операция 13 ноябрьдә башланып китте һәм 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп максаты - яшьләр арасында наркомания таралышын кисәтү.
Бөтендөнья телевидение көне (World Television Day), ел саен 21 ноябрь көнне билгеләп узыла. Хәзерге заман дөньясында телевидениесенең төп символлары булып элемтә һәм глобализация тора. Шуңа күрә дә телевидение җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру һәм тәрбияләүдә , мөһим роль уйный.
«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды.Конкурсның төп максатлары булып җәмәгатьчелекнең игътибарын хокукый культураны арттырның актуаль мәсьәләләренә, иҗтимагый кагыйдәләр һәм нормаларны позитив кабул итү формалаштыруга, хокукый тәртипләрне үтәү принципларына позитив караш, талантлы яшьләрне ачыклау һәм кызыксындыру, медиапродуктлар иҗат итү буенча яшьләрнең иҗади күнекмәләрен камилләштерү тора. Җиүчеләр унлыгына Әлмәтнең 46 нчы балалар бакчасы да керде. Бәйгедә бакчада тәрбияләнүче Мария Антонова бик уңышлы чыгыш ясады.
Узган ял көннәрендә Казанда самбо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. "Батыр" спорт комплексының өч көрәш келәмендә шул спорт төрендә Татарстан Республикасы чемпионы исеме өчен Татарстанның шәһәрләре һәм районнарыннан 140 спортчы ярышты.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 21 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-3º, көндез максималь температура 0..+3º тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау идарәсендә медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу барышында сүз шул турыда барды.