16 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында видеоконференция режимында хокук бозуларны кисәтү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер– министры урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин алып барды.
Утырыш эшендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов рәислегендә хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе вәкилләре дә катнашты.
Сүз Нурлат, Сарман, Алексеевск һәм Лаеш районнарында узган тикшерү нәтиҗәләре, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү мөмкинлекләре, яшүсмерләр арасында закон бозуларны кисәтү буенча эш алып бару турында барды.