ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Татар моңы" бәйгесе 2009 елдан бирле үткәрелә.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәтлеләрне очрашуга көтәләр.1 декабрьдә 16.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) очрашу оештырыла.

 

Милек, транспорт һәм җир өчен салымнарны түләргә бик аз вакыт калып бара – 1 декабрьгә хәтле өлгерергә кирәк. Почта тартмаларында түләү кәгазен таба алмаганнар моны электрон рәвештә эшли ала, моның өчен Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет булдырырга кирәк.

Әлмәтнең велоинфраструктурасын өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Шушы көннәрдә Мәскәү янындагы Пушкинодан шәһәр Советы депутаты җитәкчелегендә калабызда кунаклар булып китте.

Әлмәтнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе республикада иң яхшысы дип табылды.  «Волга» Яшьләр үзәгендә районнарда физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте үсешенә багышланган киңәшмә-семинарда Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леонов урыннарда нәтиҗәле эшләүчеләрне котлады. 35-85 мең яшь кеше яшәүче муниципаль берәмлекләр рейтингында Әлмәт беренче урынга лаек булды. Бүләкне балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Светлана Лаптева кабул итеп алды.

Өйдә уздырылучы уеннарга "Нефтяник" командасы аеруча зур әзерлек белән килә. Чараны оештыру да бик күңелле үтте. Нәтиҗәдә  "Нефтяник" "Молот-Прикамье" командасын җиңде.

Статистика буенча 20%тан артык кешенең гомере коткарыла алыр иде, әгәр дә ярдәм күрсәтә торган кеше беренче ярдәм һәм йөрәк-үпкә реанимациясе чараларын куллана белсә. Бигрәк тә бу алымнар төрле белгечлектәге медицина хезмәткәрләренә кирәк. 


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Районыбызның Кичүчат һәм Чупай авылларында исерткеч эчемлекләрне законсыз сату очракларын ачыклау максатыннан рейд узды. Бу чарада район башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге, полиция, ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы вәкилләре белән беррәттән журналистлар да катнашты. 

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә,  29 ноябрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Җил тотрыксыз 2-7 м/с. Минималь температура төнлә -4..-7º, максималь температура көндез  0..-5º. Юлларда бозлавык.

Бүген Әлмәттә ӘМР Советының 23 нче чираттан тыш сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының 25 нче  чираттан тыш утырышы булды. Сессия район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә узды. Киңәшмәнең  көн тәртибенә чыгарылган сораулардан район һәм шәһәр бюдңетларына, шәһәр һәм район Уставларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International