ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАБбУ "Казан федераль университеты" ЮБб ФДББбУ  белән бергә II Татарстанның яшь географлары турнирын үткәрде. Турнирда 18 команда катнашты. Әлмәтне дүрт команда тәкъдим итте.   

8 декабрь көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "Инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.

Һәр табибның аерым эш графигы, шулай ук сменасы эчендә ул кабул итә алырлык авырулар саны бар. Шуңа күрә табибка язылу - табиб авыруны кирәкле вакытта кабул итүенең гарантиясе. Шуннан тыш, күп кенә авырулар аерым бер белгечкә керергә теләгәндә, берничә сәгать чиратта утырырга кирәк буламаганы һичшиксез уңай як булып тора. 

Әлеге бәйгене республиканың Икътисад министрлыгы оештыра. Быел да бәйгедә  җиңүчеләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.Предприятиеләр авыл хуҗалыгы, җитештерү, югары технологияләр өлкәсе, транспорт, төзелеш, яшь эшмәкәр, социаль эшмәкәр, иң яхшы экспортер, инновацион эшмәкәр, импортны алмаштыру кебек номинацияләрдә көч сынашачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.

 

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә,  1 декабрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез диярлек. Җил көньяктан 3-8 м/с. Минималь температура төнлә -3..-8º, максималь температура көндез  -1..-4º. 

Декабрь аенда Әлмәттә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XV ЧТПЗ Группасының «Снежность» юбилей хәйрия  театр фестивале узачак.

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

Бүген  19.00 сәг.  Яшьләр үзәгендә  КВН фестивале  «Студент-шоу» узачак.

Әлмәт мәшгульлек үзәге "Аппак" хуҗалыгы белән килешү төзү нигезендә күпбалалы ананы эш урыны белән тәэмин итте.

29 ноябрь көнне 11 нче урта мәктәптә гаилә фәнен алып баручы укытучылар арасында төбәк семинар-практикумы узды. Семинарга профессорлар, социология фәннәре кандидаты  Карцева Л.В, укытучылар килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International