Әлмәттә исерткеч эчемлекләрне законсыз сату очракларын ачыклау максатыннан рейд узды

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Районыбызның Кичүчат һәм Чупай авылларында исерткеч эчемлекләрне законсыз сату очракларын ачыклау максатыннан рейд узды. Бу чарада район башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге, полиция, ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы вәкилләре белән беррәттән журналистлар да катнашты. 

Закон нигезендә 22.00  сәгатьтән иртәнге 10 га кадәр исерткеч эчемлекләрне ваклап сату тыелган. Кичүчаттагы өч азык-төлек кибете дә тикшерүне уңышлы үтте – сатучыларның берсе дә яшерен сатып алучыбызга хәмер сатарга теләмәде.
Чупайдагы беренче кергән кибеттә шулай ук сыра сатудан баш тарттылар. Ә менә икенчесендә – Совет урамы, 29 нчы йорт адресы буенча урнашкан кибеттә ир-атка 0,5 литрлы, составында 8 процент этил спирты булган ике шешә саттылар. Бу вакытта сәгать 9.30 ны гына күрсәтә иде әле. Сатучы үз чиратында вакытның иртәрәк булуына игътибар итеп җиткермәгәнмен дип акланырга маташты. Әмма, шуңа да карамастан, полиция хезмәткәрләре аңа карата беркетмә төзеде.Әгәр сатучы законны беренче тапкыр гына бозган икән, аңа 1500 сум штраф салына, ә инде кабат бозган өчен штраф күләме 2000 сумга кадәр арта. Шәхси эшмәкәргә исә беренче тапкырында 20 мең сумнан башлап штраф түләргә туры киләчәк. Тагын шундый ук хәл кабатланган очракта штраф күләме бермә-бер арта – 50 мең сумга кадәр җитә.
– Мондый рейдларны гел үткәреп торабыз, бигрәк тә төнге вакытта. Безгә кешеләрдән тиеш булмаган вакытта яшьләргә хәмер сатулары турында шикаятьләр күп керә. Агымдагы елның унбер аенда гына да 20 гә якын беркетмә төзедек. Кичүчатта һәм Чупайда закон бозучыларны еш ачыклыйбыз, – дип сөйли участковый Марсель Вафин. – Алкогольле продукция белән сәүдә итү кагыйдәләрен
бозган өчен административ җаваплылык каралган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International