Әлмәттә “Хыял йорты” спектакленең премьерасы узачак

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Әлмәт драмтеатрында бүген янәдән премьера – Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән “Хыял йорты” спектакле үзенчәлекле булырга охшаган. Тәүлегенә 24 сәгать видеокүзәтү астында яшәргә, беренче татар “Хыял йорты” реалити-тамашасында катнашырга ризалык биргән дүрт кызны ни көтә? Музыкаль комедия мавыктыргыч вакыйгаларга бай булачак. 

Спектакль “Россиянең кече шәhәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәмендә куела. 

Спектакльнең премьерасы 12, 13 декабрьдә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International