Иртәгә, 15 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, буран, бозлавык көтелә. Җил көньяктан 7-12 м/с. Төнлә минималь һәм көндез максималь температура -6..-9º.
Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе барлыгы 2000ләп укучыга музыка белеме биргән.
Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенә теләктәшлек күрсәтүчеләр республиканың «Моя малая Родина» фотопроектына старт бирделәр. Проект патриотик рухта, фотосурәтләр нигезендә мәдәни һәм милли рухи байлыкларны яктыртуга юнәлдерелгән.
Кытайның «КРС Хэйлунцзян» командасына оттырганнан соң, «Нефтяник» талга таба бик уңышлы чыгыш ясады, «Ценг Тоу» командасы белән ярышлар тулы җиңү белән тәмамланды.
Актив тормыш алып бару һәм озак яшәү серләренә төшендерү буенча "Активное долголетие"программасы кысаларында күкырлы эш алып барыла.
Коворкинг "Заря" яшүсмерләр клубы базасында ачылды. Аны тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Мама работает" коворкингы проекты җитәкчесе Олеся Кашаева катнаштылар.
7 декабрь көнне «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында инсультның икенчел профилактикасы мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Киңәшмәне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч ангионевролог, баш республика кан тамырларын тикшерү үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре докторы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы "Казан дәүләт медицина университет" ВО ФГБОУ ФПК һәм ППС неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры Хасанова Дина Рөстәм кызы алып барды. Чарада ТР көньяк-көнчыгышында, Кама арты регионындагы дәвалау учреждениеларында эшләүче неврологлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары катнаштылар.
Иртәгә, 14 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан 9-14 м/с. Төнлә минималь температура 0..-5ºка кадәр, көнчыгышта -6..-11º, көндез максималь температура +2..-3º, көнчыгышта -8ºка кадәр.
Декабрь аенда Әлмәттә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XV ЧТПЗ Группасының «Снежность» юбилей хәйрия театр фестивале узачак. Әлмәт татар драма театры илнең иң яхшы театр коллективларының чыгышлары мәйданына әйләнәчәк.
15 декабрьдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы журналист эшләре һәм медиа-проектлар VIII Республика бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Бәйге эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыру, эшмәкәрнең уңай образын формалаштыру, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен яктыртуны активлаштыру максаты белән уздырыла.