Бүгенге көндә шәһәребездәге 10 югары һәм урта уку йортларында 10 мең студент укый. Һәм алар барысы да 25 гыйнвар көнне яшьләр тарафыннан ихтирам ителгән бәйрәмнәренең берсен, Студент көнен, билгеләп үттеләр. Кышкы сессия һәм бозлы һава торышына карамастан яшьләр гадәт буенча Нефтьчеләр мәйданында җыелдылар.
Россия Федерациясенең Шәһәр төзү кодексына һәм "Җир төзүчелек турында" федераль законга үзгәрешләр кертелде. Аның белән туры китереп, торак пунктлары территорияләрен һәм территориаль зоналарны җир төзүчелек объектлары исемлегеннән чыгарылды. Үзгәрешләр Бердәм дәүләт күчесез милек реестрына шул территорияләрнең чикләре турында мәгълүматны кертү процедурасын җиңеләйтү һәм срокларны кыскартуга юнәлтелгән.
Әлмәт районы авылларында халык җыеннары уза. Чираттагы очрашу Яңа Нәдер авылы җирлегендә узды. Аның эшендә “Татнефть” компаниясе генераль директорының беренче урынбасары, баш инженер, район Советы депутаты Наил Ибраһимов, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова катнашты.
Татарстан Республикасында тормыш сыйфатын арттыру өчен күп нәрсә эшләнә, мәсәлән, үзенчәлекле традицион гражданнарның хакимият органнарына мөрәҗәгатьләрен кабул итү системасына альтернатива - "Халык контроле" порталы оештырылды.Сорауны өйдән чыкмыйча җибәрү мөмкинлеге электрон ресурсның төп өстенлеге булып тора.
Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы республикада яшәүчеләргә "Урманны саклагыз" мобиль сервисы аша урманда булган хәлләр турында хәбәр итәргә өндәү белән мөрәҗәгать итте. Приложение тиз һәм җиңел итеп Федераль урман хуҗалыгы диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга һәм илебездәге урманнарда булган теләсә нинди вакыйга турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.
25 гыйнвар көнне Әлмәт Мәшьгульлек үзәге эш бирүчеләр өчен Ачык ишекләр көне оештырды. Эш белән тәэмин итүчеләрне Мәшьгульлек үзәге белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә җәлеп итү әлеге чараның максаты булып торды.
Иртәгә, 27 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар явачак.
Өченче күчмә матчта «Нефтяник» «Көньяк Урал» командасы белән уйнады. Командаларның турнир таблицасында торышы әлеге матчның нәтиҗәләреннә бәйле иде. Матч уңышлы килеп чыкса, Орски шәһәре командасының плей-оффны өйдә уйный алу мөмкинлеге булыр иде. Шуңа күрә ике команда да җиңүгә юнәлеш тотты. "Нефтяник" хоккейчыларына уңыш елмайды.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 9 489 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды. Башкарма комитет эш бирүчеләрне шул хакта искәртә.
Һәртөрле килешүләрне төзү, күчемсез милекне сатып алу-сату килешүләре, иминият полисларын рәсмиләштерү, банкта кредит алу - боларның барысына да һәр кеше диярлек юлыга. Күпчелек моментларны хәл итү өчен юридик ярдәм кирәк. Белгечнең киңәше күпчелек күңелсез нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итә.