28 гыйнвар көнне Байлар Сабасы поселогында узачак TIMERMAN сериясенең чаңгы узышында Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре һәм иҗтимагый эшлеклеләре катнашачак.
5 километрга узышта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леоновның, 15 километрлы дистанциядә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинның катнашуы турында хәбәр ителә.