Татьяна көнендә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Нефтьчеләр мәйданына чакыралар

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Россия студентлары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул рәсми рәвештә Россия Президенты Указы белән 2005 елның 25 гыйнварында расланган һәм Россия студентларына турыдан–туры кагылышы булган Татьяна көненә туры килә. 1755 елның нәкъ шушы көнендә патша Елизавета Петровна “Мәскәү университетын оештыру турында”гы Указга кул куя. Шуннан бирле Татьяна көне рәсми рәвештә университет көне булып китә, Изге Татьяна исә студентларның яклаучысы булып санала.

Кич дәвамында 18.00 сәгатьтә Нефтьчеләр мәйданына килгән әлмәтлеләрне бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International