25 гыйнвар көнне 21.00 сәгатьтә Әлмәт драма театрында яңадан "Театрда төн" үткәреләчәк. Проект Әлмәттә икенче тапкыр уздырыла, ләкин оештыручылар һәр тапкыр чараның программасының уникальлеге белән аерылып торачагы турында хәбәр итәләр.
Программада: кунакларны сәхнәләштерелгән рәвештә каршы алу, 3D спектакльне күрсәтү, сәхнә артына экскурсия, костюмнарда фотосессия һәм башкалар.