ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бөгелмәнең   «Юность» спорткомплексында узган VII ачык фестиваль тренерлар  Марата Ахметшин,  Файзрахмана Хайруллин истәлегенә багышланды. Ярышларда 120 ләп спортчы үзара көч сынашты. Әлмәт данын 17 спортчы яклады.

Бүгенге көндә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе ул.Бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар, ә ЮНЕСКО тарафыннан аны үткәрү турында карар 2011 елда кабул ителә. 1946 елның 13 февралендә беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан «БМО радиосы» эфирга чыга.

Республика бәйгесе 1998 елдан башлап уздырыла. Бәйгедә абруй казанган, халыкның хөрмәтен яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Зона туры бәйгесендә "Хатын-кыз-ана"  номинациясендә Әлмәттән  Лилия Даишева җиңү яулады.

10 февраль көнне Яр Чаллыда  Татарстанда беренче чаңгы белән беговелларда шуу ярышы булып узды.  Беговелчылар Яр Чаллы, Екатеринбург, Оренбург, Салават, Әлмәт шәһәрләреннән килгән иде.

Социаль яклау идарәсенең исәп-хисап җыелышы булып узды.Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең һәр өченчесенең социаль яклау идарәсенә йомышы төшкән. Бу аңлашыла да, чөнки идарә 82 төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтә. 2017 елда социаль яклау идарәсе белгечләре учреждениеләргә һәм авыл җирлекләренә 43272 запрос җибәргән.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

2017 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә амбулатор травмотология үзәге ачу турында карар кабул иткән иде.13 февральдән әлеге үзәк халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтә башлады.

16 февральдә  Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу юлы ул инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана.

 Әлмәт, һәр елдагыча, быел да “Татарстан чаңгы юлы – 2018” акциясенә кушылды.Районда чаңгы ярышлары атна буе дәвам итте дисәң дә була. 5 февральдән 9 февральгә кадәр кече һәм урта яшьтәге укучылар мәктәп стадионнарында узышты. 9 февральдә ипподром мәйданында чаңгыда яхшы шуучы укучылар, студентлар, предприятие-оешма хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр старт сызыгына баскан иде. 
 

10-11 февраль көнне шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча  Х ачык ТР чемпионаты узды. Анда  Мәскәү,  Питер, Уфа, Йошкар-Ола, Пермь, Ульяновск, Тольятти, Можга, Воткинск, Богорослан, Менделеевск, Лениногорск, Әлмәт калаларыннан  килгән спортчылар катнашты.

Район активы белән киңәшмәдә гражданлык актларына дәүләт теркәве уздыру эшчәнлегенә йомгак ясалды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова юридик әһәмияткә ия булган документлар белән эшчәнлекнең шактый арта төшүен билгеләп узды. Узган елда аларның саны 15358 булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International