16 февральдә Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу юлы ул инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана. Адрес: Герцен ур, 86 А, тел: 32-34-95.