10-11 февраль көнне шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча Х ачык ТР чемпионаты узды. Анда Мәскәү, Питер, Уфа, Йошкар-Ола, Пермь, Ульяновск, Тольятти, Можга, Воткинск, Богорослан, Менделеевск, Лениногорск, Әлмәт калаларыннан килгән спортчылар катнашты. Чара бик оешкан төстә узды. Әлмәт спортчысы Дамир Иблиаминов 1150 метр араны йөзеп узды, үзенең күрсәткечен 150 метрга яхшыртты.