Социаль яклау идарәсенең исәп-хисап җыелышы булып узды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Социаль яклау идарәсенең исәп-хисап җыелышы булып узды. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең һәр өченчесенең социаль яклау идарәсенә йомышы төшкән. Бу аңлашыла да, чөнки идарә 82 төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтә. 2017 елда социаль яклау идарәсе белгечләре учреждениеләргә һәм авыл җирлекләренә 43272 запрос җибәргән.

Идарә начальнигы Кадрия Гыйматдинова билгеләп үткәнчә, торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә күрсәтелә торган социаль ярдәмгә ихтыяҗ зурдан икән. Узган ел әлмәтлеләрнең һәр алтынчысы, ягъни 35889 кеше торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә барлыгы 373, 5 миллион сум субсидия алган. Кыйммәтле дарулар алуга 37 өлкәнгә матди ярдәм күрсәтелгән. 56 пенсионер санатория-курорт путевкасы белән тәэмин ителгән. Балигъ булмаган балалы гаиләләргә социаль ярдәмгә 174 миллион сумнан артык акча тотылган һәм башкалар. Тулаем алганда, узган ел федераль, республика бюджетлары хисабына шәһәр һәм район халкына социаль ярдәм күрсәтүгә 776,5 миллион сум акча тотылган. Муниципаль бюджет та төрле категория кешеләргә социаль ярдәмгә 10 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов социаль яклау идарәсе эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул өлкәннәрнең даими кайгырту тоеп яшәүләрен, хәзер шикаять белән килүчеләрнең булмавын ассызыклады. Аның белән һәркем килешәдер, социаль хезмәткәр булып очраклы кеше яисә эш урыны, хезмәт хакы кирәк булганга гына эшли алмыйлар. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева да шушы фикердә булуын белдерде. Ул хезмәтләрен югары бәяләп, фидакарьләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды. Социаль яклау идарәсе дә үзенең бүләкләрен әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International