19 февральдә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстанда ата-аналар өчен "кайнар линия" оештырыла. Белем бирү өлкәсендә балаларның хокукларын яклауда системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларның беренче сыйныфка укырга баруы мәсьәләләрендә ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтү максатларында ТРда бала хокуклары буенча Уполномоченный аппаратында узачак «кайнар линия»гә түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга була: 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
Салым органнары 1 гыйнвардан 3 майга кадәр декларация кампаниясе үткәрә. Аерым гражданнар салым органнарына керемнәрдән булган салым өчен декларация тапшырырга тиеш.
15 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, томан. Җил 2-7 м/с. Минималь температура төнлә -16..-21º, аязганда -26º. Максималь температура көндез -7..-10º. Юлларда бозлавык.
ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы тарафыннан мәгълүмати җәмгыять сораулары буенча халыкара бәйгедә катнашу өчен заявка тапшырылган. Форум 19 - 23 мартта Женевада (Швейцария) узачак.
Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне санала. Биш көнлек эш атнасында республика халкы 23, 25 һәм 25 февральдә ял итәчәк.22 февральдә, бәйрәм алды көне буларак, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Апрельдә Молодежный бистәсендәге клубка ремонт ясый башлаячаклар. Бина 90нчы елларда төзелгән булган. Клуб "Бердәм Россия" проекты кысаларында төзекләндереләчәк. Республика бюджетыннан әлеге максатларда 15 млн. артык сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм - Халыкара китап бүләк итү көне. 2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Әлмәттә кар автомобильләрендә узышу буенча Россия чемпионатыузачак. 16-17 февральдә Әлмәттә кар автомобильләрендә узышу буенча Россия чемпионаты узачак.
Иртәгә, 14 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә -16..-20º, аязганда -25º. Максимальтемпература көндез -8..-12º. Юлларда бозлавык.
15 февральдә Роспотребнадзор Татарстан эшмәкәрләре өчен Ачык ишекләр көне уздыра. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.Күзәтчелек органы белгечләре Казанда (Зур Кызыл урам, 30 йорт) һәм республиканың 12 территориаль бүлегендә 10-16 сәгатьтә идарәчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Казанда белгечләр белән очрашу 12 февральдән башлана, 238-60-62, 238-18-41 телефоннары буенча язылырга кирәк.