"Кышкы мәдәни мохит" проекты үзенең чараларын уздыруын дәвам итә. Чаралар «Татнефть» һәм «Мегаполис» мәйданнарында, Дом правосудия кырындагы скыерда, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта һәм Нефтьчеләр мәйданында узачак.
12 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Аз гына кар явуы көтелә. Җил 2-7 м/с. Минималь температура төнлә -12..-15º, аязганда -18º кадәр. Максималь температура көндез -9..-12º. Юлларда бозлавык.
Әлмәттә озын гомерлеләрне бүләкләү дәвам итә. Үзенең 90 яшен сәламәтлек саклау тармагы ветераны Анна Назимова билгеләп уза. Ул 14 яшеннән санитарка булып эшли. Юбилярны котларга сәламәтлек саклау, социаль яклау идарәләре, ашыгыч ярдәм станциясе вәкилләре килгән иде.
Эшлекле дүшәмбедә бүген узган ел нәтиҗәләре буенча муниципаль закупкалар уздыруга йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар билгеләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов үзенең чыгышында Әлмәт районында закупкаларны уздыручы 231 учреждение , 10 унитар предприятие барлыгын бәян итте.
Әлмәттә бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда булып узды, анда район башлыгы Айрат Хәйруллин ,мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Иртәгә, 11 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә һәм иртән томан. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә -16..-19˚, аязганда -24˚. Максималь температура көндез -9..-13˚. Юлларда бозлавык.
10 февральдә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы-2018" массакүләм спорт чарасы узачак. Чара XXXVI бөтенроссия "Россия чаңгы юлы-2018" кысаларында оештырыла.
Орлыклар сыйфатында экономияләмәскә өндәде бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берлдеде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.
“ТАГРАС” холдингы хезмәт коллективларының 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча конфренция булып узды. Аның эшендә идарәче компания рәисе Гали Ганиев, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате белән бәйле сораулар буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Наил Ибраһимов, структур бүлек җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларыннан делегатлар катнашты.
Иртәгә, 10 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә-15..-18º, аязганда -23º; максималь температура көндез -9..-13º. Юлларда бозлавык.