ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. “Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хөкүмәте карары нигезендә 6 гыйнварның ялы 9 мартка күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көне алдындагы көндә эш вакыты бер сәгатькә кыскара”, - диелгән хәбәрдә.

26 февраль көнне Әлмәттә сәламәтлек саклау идарәсе медицина советының утырышы булып узды, анда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар. Әлмәт медиклары белән очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министры  Марат Садыков,район башлыгы Айрат Хәйруллин, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина,  дәвалау учреждениеләре вәкилләре катнашты.

24 февраль көнне,  «Кышкы мәдәни мохит» проекты кысаларында,  нефть башкаласы мәйданчыкларында күңел ачу-уен программалары оештырылачак. Чаралар  «Татнефть» компаниясе каршындагы, Нефтьчеләр мәйданнарында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты кырындагы һәм  «Мегаполис» клубы мәйданнарында узачак.

22 февраль көнне  ДОСААФ мәктәбендә "Иң яхшы хәрби машина йөртүче - 2018" бәйгесе узды.Әлеге ярышларда 1 нче взвод курсантлары катнашты.Ярышлар 4 этапта үтте: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, пневматик винтовкадан ату, гәүдәне күтәрү, автомашина йөртү.

28 февраль көнне  14.00сәг күргәзмә ачылачак.  Владимир Анатольевич – сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларның берсе. Ул иҗади кеше, гитарист бард һәм рәссам.


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Межалау һәм техник планнарны теркәүгә биргәндә еш кына хаталар очрый.Шуңа күрә дә алар кире кайтарыла иде. Әлеге проблеманы чишү юлы барлыкка килде -  хәзер документларны тикшерергә бирергә мөмкин.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы көрәшү хезмәтенең 11нче отряды хезмәткәрләре һәм Әлмәт районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге инспекторлары "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  - сәламәт яшәү рәвеше һәм кешеләрнең иминлеге өчен!" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. 22 февраль көнне пожарныйлар хатыннары һәм балалары белән бергә массакүләм флешмобта катнаштылар, "Ян" тауда чаңгы шуу комплексында спорт бәйрәме оештырдылар. Шулай ук бу чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. 

Киңәшмә кадрлар үзгәреше  турында хәбәрдән башланып китте.   26 февральдән массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе итеп Поспелова Яна Вадимовна билгеләнде. Район башлыгы Айрат  Хәйруллин яңа җитәкчегә эш урынында уңышлар теләде.

Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр һәм районда азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Дәүләт ветеринария хезмәтенең эшчәнлеге турында доклад белән киңәшмәдә катнашучыларны "Әлмәт РГВО" ДБУ начальнигы Ревал Мөхәммәтҗанов таныштырды. 

18 март көнне Әлмәттә   «Марафон добрых дел - 2018» чарасы узачак.  18.00 алып  23.00 сәг. кадәр әлмәтлеләр өчен концерт куелачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International