28 февраль көнне ЮХИДИ тарафыннан ТОННЕЛЬ операциясе уздырылачак. Аның барышында балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозучылар ачыкланачак.
1/8 финал ярышлары бик үзенчәлекле узды һәм "Нефтяник" командасы җиңүе белән тәмамланды.
Чистарткыч корылмаларга реконструкция ясауга кагылышлы сораулар ТР Төзелеш , архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм җирле хакимият дәрәҗәсендә каралды.Сорауны уңай чишүдәминистр Ирек Фәйзуллинның ярдәме зур булды.
Бүген, 26 февральдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә -19..-23º, максималь көндез -10..-14º. Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасында 2018 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
21 февральдә бөтен дөнья халыклары Туган тел көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмдә барлык телләр дә тигез дәрәжәдә итеп таныла һәм ул һәрбер милләт вәкиле тарафыннан сакланырга, буыннан буынга тапшырылырга тиешле иң олы мирас буларак билгеләнә. Халыкара туган тел көне Әлмәт муниципаль районында елдагыча зур масштабларда билгеләп үтелде. Барлык мәктәпләрдә дәресләр һәм балалар бакчаларында шөгыльләр туган тел жырына әзерләнгән флешмоб белән башланды. Халыкара туган тел көне быел Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә аеруча үзенчәлекле узды. Татар мохите тудырылган, укыту гына түгел, тәрбия эше дә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп алып барылган әлеге белем учреждениесе укучыларының бәйрәмдә зур кызыксыну һәм теләк белән катнашканлыклары сизелеп тора.
Төзекләндерү концепциясе буенча сөйләшү 2 март көнне Яшьләр үзәгендә 18.00-20.00 сәг. кадәр узачак. (Адрес:Ленин ур. 21 нче йорт).
Спартакиада, 49 ел элек Яңа Кәшер авылында беренче тапкыр уздырылды һәм массакүләм спорт чарасы буларак авыл җирлекләре үсешенә зур йогынты ясады. Ел саен ярышларда катнашучылар саны арта гына бара. Быел ул Мәмәттә узды.
22 февраль көнендә террорга каршы комиссия утырышы РФ ФСБ идарәсе җитәкчесе Владимир Зимин рәислегендә узды. Комиссия эшчәнлегендә хокук саклау органнары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм район службалары җитәкчеләре катнашты.
Бүген бөтен ил Ватанны саклаучылар көнен билгеләп уза. Тарихи яктан әлеге бәйрәм кыюлык һәм ватанга тугрылык көне буларак билгеләнеп уза. Бу көнне без Россия куркынычсызлыгы сагында торучы ир-егетләребезне котлыйбыз.