Әлмәттә шәһәр һәм район территориясендә ветеринария һәм санитар контрольне тәэмин итү мәсьәләсе турында фикер алыштылар

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр һәм районда азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Дәүләт ветеринария хезмәтенең эшчәнлеге турында доклад белән киңәшмәдә катнашучыларны "Әлмәт РГВО" ДБУ начальнигы Ревал Мөхәммәтҗанов таныштырды. 

Дәүләт ветеринария берләшмәсенең төп максаты булып шәһәр һәм район территорияләрендә даими эпизоотия иминлеген тәэмин итү - кешеләр һәм хайваннарның аеруча куркыныч авыруларының йогуын, барлыкка килүен һәм таралуын кисәтү, сату урыннарында хайван чималы сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итү тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International