ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Цзилинда  1/8 финалы булып узды. Нәтиҗәдә "Нефтяник" җиңү яулады.

31 гыйнварда яшәү урыны буенча теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гаризалар кабул итү башланды. Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә дә тавыш бирә алачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

Интенсив-курс 26 февраль көнне «Кванториум»да узды. Аның төп бурычы булып эшмәкәрләрне һәм идарәчәләрне әзерләү һәм яшьләр берлеген оештыру тора.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Дельфия уеннары 2018 елда  20 - 25 апрель көннәрендә  Приморск краенда (Владивосток) 29 номинация буенча үткәрелә. Ул үз эченә фортепиано, балалайка, академик и эстрада җырын, заманча һәм халык хореографиясен, тележурналистика, фотографияне ала.

2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, “Ана капиталы” 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, “капитал”ны мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына һәм соңгысы – “Ана капиталы”н өлешләп алып булу мөмкинлеге. 

Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кар, явымсыз.  Минималь температура төнлә һәм иртән  -23..-26º, аязганда  -31º кадәр, максималь температура көндез-14..-17º.Юлларда бозлавык.

1 мартта  "Снежинка" спорткомплексында уку йортлары арасында чаңгы ярышлары узачак.Анда уку йортларыннан студентлар катнашачак.

1 март көнне 10.00 сәгатьтә Әминов, 9а 2нче кат, 1нче кабинет адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсендә саклау законнары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. 

21 - 22 февраль көнне  "Рубин" (Казан) стадионында булып узган республика ярышларында беренче урынны Әлмәтнең  "ДЮСШ" командасы яулады, икенче урынга "Тасма" (Казан), өченче урынга - "Нефтехимик" (Түбән Кама) командалары чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International