Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы көрәшү хезмәтенең 11нче отряды хезмәткәрләре һәм Әлмәт районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге инспекторлары "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - сәламәт яшәү рәвеше һәм кешеләрнең иминлеге өчен!" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. 22 февраль көнне пожарныйлар хатыннары һәм балалары белән бергә массакүләм флешмобта катнаштылар, "Ян" тауда чаңгы шуу комплексында спорт бәйрәме оештырдылар. Шулай ук бу чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.