Киңәшмә кадрлар үзгәреше турында хәбәрдән башланып китте. 26 февральдән массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе итеп Поспелова Яна Вадимовна билгеләнде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкчегә эш урынында уңышлар теләде.