ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2018 ел
сишәмбе

17 март көнне узган әлеге акция Ир-ат сәламәтлеге елына һәм туберкулезга каршы көрәш көненә багышланды.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа кадрлар билгеләнүе турында хәбәр итте. Троллейбус идарәсе җитәкчесе итеп 13 марттан Илдус Мәсләхов билгеләнгән. "Ресурслар белән идарә итү" МУП директоры вазифасын шул ук көннән Марат Юлдашев башкара.

Район активы белән киңәшмәдә Россия Президентын сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова бик зур эш башкарылганын билгеләп үтте. Сайлау процессын оештыру белән беррәттән сайлау алды эш кысаларында куп санлы чаралар, очрашулар уздырылды.

Бу көн Берләшкән Милләтләр берләшмәсе тарафыннан бәхеткә омтылуның дөньяның төрле почмакларындагы кешеләрне берләштерүче уртак хис булуы идеясен яклау максатыннан билгеләнә.Көн белән төн тигезләшкән көн буларак, 20 март көне юкка гына сайлап алынмаган, чөнки бу көнне кояш вакыт аралагы буенча һәркемгә дә бертигез яктырта.Бәхеткә омтылыш кешелекнең төп максатының нигезен тәшкил итә. Кайбер психологлар фикеренчә дә, кешенең бәхете күп очракта аның үз алдына нинди максатлар куюына бәйле. Хәер, бәхет төшенчәсе күпкырлы төшенчә. Аны кем ничек аңлый һәм үзен кайчан бәхетле итеп тоя бит.

 

Бүген, 20 март көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар.  Минималь температура төнлә -14..-17º, аязганда -24º; максималь температура көндез -6..-9º. Юлларда бозлавык.


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

Ачык ишекләр көне 23 март көнне 09.00- 20.00 , 24 март көнне 10.00-15.00 сәг. вакыт аралыгында узачак. Бу ике көндә әлмәтлеләр салымчыларга барлык сорауларын бирә алачаклар. Аларга белгечләр шулай ук яңа законнар һәм мөмкинлекләр турында да аңлатма бирәчәкләр.

13 -15 мартта Казанда "Ел тәрбиячесе-2018" республика бәйгесе узды. Әлмәттән конкурста  Матвеева Марта Романовна, Бала үсеше үзәге педагогы  - 50нче  «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе катнашты.  Матвеева М.Р.  «Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә җиңде.

Гражданлык позицияләрен ныгыту, мәрхәмәтлелекне арттыру максатында  12 марттан 19 мартка кадәр Татарстанда  «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел» чарасы уздырыла.


18
март, 2018 ел
якшәмбе

Бүген Әлмәт халкы бердәм булып Россия Президентын сайлады. Әлеге уңайдан нефтьчеләр төбәгендә зур концерт та оештырдылар. Иң элек чара «Изге Әлмәт» акциясе кысаларында кыйммәтле бүләкләр уйнату белән башланды. Дөресрәге, сайлау участокларында таратылган зәңгәр беләзекләрнең саннары буенча, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге булды. Алар арасында самокат, гироскутер, велосипед һәм хәтта «Айфон» да бар! 

Чара Әлмәт артистлары һәм үзешчән җырчылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Көннең салкын булуына карамастан, иң азакка кадәр торучылар махсус кунак – җырчы Нюшаның чыгышын карау бәхетенә дә иреште. Кыскасы, 18 март менә шулай күңелле һәм күтәренке рухта тәмамланды.

Россия Президенты сайлаулары Әлмәттә тәмамланды. 18 март көнне 116 сайлау участогы эшләде, алар 20.00 сәг. ябылды. Сайлаулар тыныч узды. Хәзерге вакытта сайлау комиссиясе тавышларны санауга тотына. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International