Шәһәр территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, сәгать 6 га шәһәр буенча 71766 сайлаучы тавыш биргән. Бу 64,62 процент дигән сүз. Районда 74 процент кеше сайлауларга килгән.
18 -31 мартка кадәр вакыт аралыгында әлмәтлеләр Г. Стефановский исемендәге картиналар галереясына килә алалар. «#ДобрыйАльметьевск» браслетлары мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеген ача.
18 март көнне Әлмәт мәктәпләрендә зур спорт бәйрәме узды. Чарада җиңүчеләргә махсус сертификатлар тапшырылды.
Сайлауларда катнашып, махсус браслетларга ия булучылар "Татнефть" АЗСларында ташламалардан файдалану хокукына ия булдылар. 4 процент ташлама нефтепродуктларга, щ 6 процент ташлама газ продуктларына каралган.
Әлмәтлеләр бүген күмәк тавыш бирә, браслетлар ала.
Бүген балалар өчен дә зур бәйрәм. Алар өчен шәһәрдә бихисап чаралар оештырыла. “Кванториум” балалар технопаркының ишеге тавыш бирү башланганнан бирле ябылып тормый.Сайлауларда катнашып, «#ДобрыйАльметьевск» браслетына ия булганнар биредә балалары белән иркен рәвештә кереп, VR-технологияләр буенча мастер-классларда катнашу хокукына ия булды. Технопарк директоры Рамил Закиров әйтүенчә, 1,5 мең кеше лабораторияләрнең 12 сендә дә булып, файдалы мәгълүматлар алган, мастер-классларда катнашкан. Әле дә килүчеләр дәвам итә.
Беренче тапкыр Әлмәттә өч устокта электрон тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Алар № 771, №795, 769 нчы участокларда урнаштырылды.
Әлмәтлеләр гражданлык бурычларын үтәүләрен дәвам итә.Шәһәр территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, сәгать 3 кә шәһәр буенча 60475 сайлаучы тавыш биргән. Бу 54,50 процент дигән сүз. Районда 63 процент кеше сайлауларга килгән.
Иртәгә, 19 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән аз гына кар явачак; буран. Көндез явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -16..-21º, максималь температура көндез -6..-10º. Юлларда бозлавык.
Россия эстрадасы йолдызы Нюша Әлмәттә тавыш бирде. Бүген җырчы Ленин мәйданында әлмәтлеләргә үз җырларын да бүләк итәчәк. Концертка керү өчен сайлау участокларына барып, тавыш бирергә һәм #ИгелеклеӘлмәт беләзекләренә ия булырга кирәк. Танылган җырчы «Нефтьче» Мәдәният сараенда тавыш бирде. Соңрак аның иҗатын сөючеләр белән биредә үк матбугат конференциясе дә уздырылды. Нюша 18 мартта нефтьчеләр башкаласында иҗади сәфәр белән булачагын белгәч, бик шатланган. Чөнки Татарстан аның өчен якын төбәккә әверелгән. Безнең республиканың уңышларына да ул соклана.