Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа кадрлар билгеләнүе турында хәбәр итте. Троллейбус идарәсе җитәкчесе итеп 13 марттан Илдус Мәсләхов билгеләнгән. "Ресурслар белән идарә итү" МУП директоры вазифасын шул ук көннән Марат Юлдашев башкара. Алга таба район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Андрей Подовалов спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен кисәтү буенча 2017 елда башкарылган эшләргә отчет ясады.