Иртәгә, 22 мартта, болытлы һава торышы көтелә. Кар явачак, урыны белән көчле. Аерым районнарда буран. Минималь температуратөнлә -6..-11º; максималь температура көндез 0..-4º. Юлларда бозлавык.
«Аккордеон феериясе" 7ел рәттән ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт консерваториясе, Казан һәм Әлмәт музыка колледжлары белән берлектә оештырыла. Чараның авторы булып №1 балалар музыка мәктәбен , Әлмәт музыка училищесын 2002 елда тәмамлаган Казан дәүләт консерваториясе доценты Антон Сергеевич Попов тора.
«Римера» компаниясе предприятиесе «Ел хәйриячесе -2017" бәйгесендә җиңү яулады. «Алнас»ның баш инженеры Ильдар Хайруллинга бүлзәкне Казанда ТР Дәүләт советнигы Минтимер Шаймиев тапшырды.
18 март көнне Рус Акташы спорткомплексында бокс буенча ачык республика турниры булып узды. Әлеге ярышларда Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Җәлил районнарыннан 50 спортчы катнашты.
Әлмәттә «Язгы игелек атнасы» тәмамланды. Ул 12сеннән алып 18 мартка кадәр «Игелекле Татарстан» акциясе кысаларында узды. Нигездә ул халыкның социаль проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән иде.
16 мартта ремонттан соң Әлмәттә сөт кухнясы янә эшли башлады. Биредә Әлмәтнең ике меңнән артык баласына өстәмә туклану ризыклары бирелә. Бирегә йөрүчеләр яңартылган сөт кухнясындагы уңай үзгәрешләрне бәяләргә өлгергән инде.
6 -11 мартта Таллинда кышкы йөзү буенча чемпионат (Winter Swimming World Championships 2018) узды. 40 илдән спортчы килде. Фин култыгы янындагы ачык сулыкта узган ярышлар тамашачыларда һәм спортчыларда тирән тәэсир калдырды.
24 мартта туберкулезга каршы көрәш көне «Вместе ликвидируем туберкулез: никто не останется без внимания» лозунгы астында үтә.
Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.
Бу көнне Халыкара шигърият көне итеп билгеләп үтү турында карар 1999 елда ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза.