Әлмәттә Россия Президентын сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре билгеләнде

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Район активы белән киңәшмәдә Россия Президентын сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова бик зур эш башкарылганын билгеләп үтте. Сайлау процессын оештыру белән беррәттән сайлау алды эш кысаларында куп санлы чаралар, очрашулар уздырылды.

- Аерым алганда районыбызның социаль-икътисадый үсешенең уңай нәтиҗәләре сайлауларны уңышлы үткәрү өчен уңайлы алшарт булып торды. 18 мартта Президентны сайлауларда шәһәрдә тавыш бирүчеләрнең 76,51%ы (84848 кеше) катнашты, аларның 75,39%ы Владимир Владимирович Путин өчен тавышларын бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International