Айрат Хәйруллин: "Сайлаулар - шәһәр һәм район үсешенә ныклы нигез булып тора"

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Бүген Әлмәт халкы бердәм булып Россия Президентын сайлады. Әлеге уңайдан нефтьчеләр төбәгендә зур концерт та оештырдылар. Иң элек чара «Изге Әлмәт» акциясе кысаларында кыйммәтле бүләкләр уйнату белән башланды. Дөресрәге, сайлау участокларында таратылган зәңгәр беләзекләрнең саннары буенча, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге булды. Алар арасында самокат, гироскутер, велосипед һәм хәтта «Айфон» да бар! 

Чара Әлмәт артистлары һәм үзешчән җырчылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Көннең салкын булуына карамастан, иң азакка кадәр торучылар махсус кунак – җырчы Нюшаның чыгышын карау бәхетенә дә иреште. Кыскасы, 18 март менә шулай күңелле һәм күтәренке рухта тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International