ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген 3 апрель көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз.  Минималь температура төнлә -2..-6º, максималь температура көндез +3..+7º. Юлларда бозлавык.

Агымдагы елның 30 март конне Әлмэтнең мәшгульлек узәге «ҖЧҖ Алабуга Укупрпласт» ГКУ, «Әлмәт мәшгульлек Үзәге», АБ «Девон-кредит» һәм ЗАО «Консалтинговый центр» оешмалары арасында төзелгән хәзерге вакытта гамәлдә булган- эш урыннарын арендага бирү хакындагы килешүе нигезендә, «ҖЧҖ Алабуга Укупрпласт» оешмасыннан килгән вәкил белән өй шартларында хезмәт куючы инвалидлар арасында чираттагы очрашу үткәрде.

 27-31 март көннәрендә Әлмәтнең футбол буеча   ДЮСШ VII Бөтенроссия турниры узды. Ул Әлмәтнең футбол ветераны  В.А. Муковнин истәлегенә багышлап оештырылды.

Әлмәттә халык күп йөри торган урыннарны тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. 2 апрель көнне прокурорның өлкән ярдәмчесе  Игорь Нагаев һәм ОНД ПР инспекторы Рөстәм  Гарипов җитәкчелегендә  «Каньон» һәм «Агава» сәүдә үзәкләре тикшерелде. Тикшерү барышында сәүдә үзәкләре хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча аңлату эше дә алып барылды.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

4 апрель көнне «Казанская Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексында "Ничек итеп кече бизнеска онлайн-кассаларны куллана башларга. Җентекле аңлатма" темасына конференция үтәчәк. Конференциянең максаты - эшмәкәрләргә 2003 елның 22 маенда расланган федераль закон кысаларында кабул ителгән яңалыклар турында мәгълүмат бирү. Конференциядә спикерлар яңа тертипкә ничек итеп күчү, ни өчен алданрак күчү табышлырак икәне турында сөйлиячәкләр, шулай ук  дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, тикшерүче органнар һәм "Контур" махсуслаштырылган конструкторлык бюросы экспертлары чыгыш ясыячаклар. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Барыбызга да яхшы таныш танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә бу көн.Халыкара балалар китабы көнен оештыручылар кечкенәдән китаплар уку баланың шәхес булып формалашуына, рухи кыйммәтләрне аңлавына зур йогынты ясавына басым ясыйлар.Балалар китапларын чыгару аеруча 19 гасырда активлаша башлый. Һәм бүгенгәчә бу өлкәгә язучылар, шагыйрьләр зур игътибар бирәләр, дисәк тә ялгыш булмас.

Эшлекле дүшәмбедә бүген Әлмәт муниципаль районындагы физик культура һәм спорт өлкәсенең торышы турында мәгълүмат тыңланды. Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Александр Листков чыгышында 2017 елга нәтиҗәләр ясады һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.

Район активы белән киңәшмә бүген кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 2 марттан Татарстан Республикасындагы Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең "Төзәтү колониясе - 8" ФКУ начальнигы итеп Долгов Игорь Аркадьевич билгеләнде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчегә яңа вазыйфада нәтиҗәле эш теләп калды. Алга таба район башлыгы шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марсель Гимаевка Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты рәхмәт хатын тапшырды. Айрат Ринатович Марсель Маратовичны намуслы хезмәте һәм шәһәр һәм торак-коммуналь хезмәте өлкәсендә актив катнашу өчен рәхмәт белдерде. 

5 апрельдә 18.00 сәгатьтә Нефтьчеләр урамы, 14 адресы буенча урнашкан Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә КВН ачык студентлар лигасының ярымфиналы узачак. Уенда түбәндәге төркемнәр:«Политех», «Тэт-а-тэт», «Своя атмосфера», «Все свои», «Хлеб», «Сборная ТИСБИ», «Smile», «АПК», «С АГНИ» катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International