"Алнас" сыйфат менеджменты системасының IATF 16949:2016 автомобиль сәнәгате тармак стандарты таләпләренә туры килүен раслады. Аудитны «DQS Hold GmbH» (Германия) сыйфат менеджменты системаларын сертификацияләү буенча халыкара органының Россия бүлеге вәкилләре алып барды.
1 апрельдән дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча билгеләнгән пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 2,9%ка индексацияләнде, бу 2017 елда пенсионерларның яшәү өчен кирәк булган минимумы артуы темпына туры килә. Пенсия арту хәрби хезмәткәрләргә, радиацион яисә техноген һәлакәтләрдән зарар күргән кешеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга; "Блокада Ленинградында яшәгән" билгесе белән бүләкләнгән кешеләргә, космонавтларга, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм чернобыльлеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнә торган дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча билгеләнгән пенсияләрне алучыларга кагыла.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгына багышланган Парад репетицияләрен һәм тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 7, 8 май көннәрендә 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр урамнарында хәрәкәтне чикләү планлаштырыла. Чикләү Ленин урамы буйлап Заслонова урамыннан алып Радищев урамына кадәр оештырылачак.
Коррупциягә каршы көрәшүгә юнәлтелгән чаралар барышында «Әлмәт муниципаль районы архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе» муниципаль бюджет учреждениясе начальнигы тоткарланды. Бу җинаятьне ачыклау - прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, тикшерү комитеты һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте белән берлектә район администрациясе тарафыннан план буенча башкарыла һәм даими контрольдә тора торган эш нәтиҗәсе. 2017 ел дәвамында Әлмәт хокук саклау органнары 14 коррупция юнәлешендәге җинаять эше кузгатылган.
4 апрель көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Кайбер районнарда томан. Минималь температура төнлә -1..-4º, максималь температура көндез +2..+6º. Юлларда бозлавык.
Әлмәтлеләрне һәм шәһәрнең кунакларын 6 апрель кенне 18.30 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрына ТР халык артисткасы Сәкинә Минханованың юбилей кичәсенә чакыралар.
"Гади булмаган балалар" иҗтимагый оешмасы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе һәм шәһәр волонтерлары белән бергә чираттагы Бөтендөнья аутизм турында мәгълүматны тарату көненә багышланган акцияне уздыралар. 2 апрель көнне шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә бәйрәмгә Әлмәттәге гади булмаган балалар һәм аларның ата-аналары җыелды. Махсус алар өчен вакытны кызыклы программа әзерләнгән иде.
30 марттан алып 1 апрельгә кадәр Чирмешән авылында Космонавтика көненә багышланган Бөтенроссия бокс турниры уздырылды. Барысы турнирда 71 спортчы катнашты. Алар Төмән, Яр Чаллы, Лениногорск, Суходол, Ульяновск, Сарман, Алексеевск, Яңа Чишмә кебее торак пунктлардан җыелды. Әлмәтне «Юность» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 10 егет тәкъдим итте. Команда Низамеев Раджив Рашитович җитәкчелеге астында шөгыльләнәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә яшүсмерләр арасында наркотиклар таралуны кисәтү һәм наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы күләмендә “Россия балалары” дип исемләнгән оператив – профилактик операция уздырыла. Профилактик операция барышында районның мәгариф бүлеге, эчке эшләр бүлеге, район үзәк хастаханәсе һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм башка оешма хезмәткәрләре тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвеше пропагандаланачак, наркотикларның зыяны турында лекцияләр сөйлиячәкләр. Профилактик операция кысаларында яшьләр күп җыела торган урыннарда, кичәләрдә акцияләр дә узачак.
Бәйге 8 апрель көнне Үзәк мәчеттә сәг.9.00 узачак.Оештыручысы- Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте.