Эшлекле дүшәмбедә бүген Әлмәт муниципаль районындагы физик культура һәм спорт өлкәсенең торышы турында мәгълүмат тыңланды. Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Александр Листков чыгышында 2017 елга нәтиҗәләр ясады һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.
Айрат Хәйруллин предприятиелар һәм оешмалар җитәкчеләренең игътибарын хезмәткәрләрен Хезмәт һәм оборонага әзерлек нормаларын тапшыруга массакүләм җәлеп итүгә юнәлтте.
- "Хезмәт һәм оборонога әзерлек - Әлмәт муниципаль районы халкының сәламәтлеген һәм гомер озынлыгын арттыруга юл, - дип ассызыклады Айрат Ринатович.