Әлмәт эшмәкәрләрен онлайн-кассаларны куллану темасы буенча конференциягә чакыралар

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

4 апрель көнне «Казанская Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексында "Ничек итеп кече бизнеска онлайн-кассаларны куллана башларга. Җентекле аңлатма" темасына конференция үтәчәк.

Конференциянең максаты - эшмәкәрләргә 2003 елның 22 маенда расланган федераль закон кысаларында кабул ителгән яңалыклар турында мәгълүмат бирү. Конференциядә спикерлар яңа тертипкә ничек итеп күчү, ни өчен алданрак күчү табышлырак икәне турында сөйлиячәкләр, шулай ук  дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, тикшерүче органнар һәм "Контур" махсуслаштырылган конструкторлык бюросы экспертлары чыгыш ясыячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International