2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Барыбызга да яхшы таныш танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә бу көн.Халыкара балалар китабы көнен оештыручылар кечкенәдән китаплар уку баланың шәхес булып формалашуына, рухи кыйммәтләрне аңлавына зур йогынты ясавына басым ясыйлар.Балалар китапларын чыгару аеруча 19 гасырда активлаша башлый. Һәм бүгенгәчә бу өлкәгә язучылар, шагыйрьләр зур игътибар бирәләр, дисәк тә ялгыш булмас.
Бу көнне балалар язучыларына зур бүләк — Андерсен премиясе тапшыруы традициясе яшәп килә. Димәк, Халыкара балалар китабы көнен балалар язучылары, шагыйрьләре бәйрәме дип кабул итү дә дөрес булыр. Без әдипләребезгә иҗат уңышлары телибез. Китап — белем чишмәсе. Белем чишмәбез мул сулы булсын дисэк, китап укыйк!