Әлмәттә халык күп йөри торган урыннарны тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. 2 апрель көнне прокурорның өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев һәм ОНД ПР инспекторы Рөстәм Гарипов җитәкчелегендә «Каньон» һәм «Агава» сәүдә үзәкләре тикшерелде. Тикшерү барышында сәүдә үзәкләре хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча аңлату эше дә алып барылды.