10 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Буалар шарлавыгының яңартылган мәйданында "Урамга йөрергә чык" шәһәр мохите кышкы фестивале сезоны ябылу кысаларында "Яшьләргә ярдәм күрсәтү үзәге" муниципаль бюджет учреждениесы апрельдә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәргә багышланган бәйрәм чараларының Апрель каруселен оештыра.
2018 елның 22 гыйнварыннан алып 26 мартка кадәр Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән бергә "Кошларны ашатыгыз - 2018" табигатьне саклау акциясен үткәрделәр. Акция канатлыларны кыш вакытында өстәмә тукландыру максаты белән оештырылды.
Район активы белән киңәшмәнең төп темасы Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең эшчәнлеге булды. Доклад белән идарә рәисе Альберт Маликов чыгыш ясады. Ул Әлмәт муниципаль районда табигатьне саклау канунчыллыгын саклау турында сөйләде.
Бөтендөнья Сәламәтлек көне - 2018 кысаларында Әлмәт медицина хезмәткәрләре Бөтенроссия сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру акциясенә кушылдылар. 7 апрель көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМРдагы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина белән бергә медицина оешмаларының баш табиблары шәһәр һәм райондагы урта мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар үткәрделәр, анкета уздырдылар, сәламәт яшәү рәвеше, туклану, көн тәртибе принциплары, физик күнегүләрнең һәм актив тормыш позициясенең файдасы турында сөйләделәр.
2-3 апрельдә Әлмәттә батарейкаларны җыю буенча «Собиратор» экологик акциясе узды. Әлмәтлеләрнең уртак көче ярдәмендә 907 кг. батарейка җыелды. Әлеге калдыкларның агулаучан икәне барыбызга да билгеле, батарейкаларның барлык корпусларында диярлек эштән чыккан батарейкаларның башка көнкүреш чүп-чары белән бергә урнаштыру мөмкин булмау турында хәбәр итә торган сызылган чүп контейнеры ясалган билгене очратырга мөмкин. Куркыныч батарейкаларда җыелган химик матдәләрдән яный, алар организмда җыела, бавырларга, нерв системасына, сөяк тукымасына, баш миенә зарар китерә, лайлалы тышчаны һәм тирене яндырырга мөмкин.
Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул ел саен 7 апрель көнне инде 70 ел дәвамында уздырыла. Җәмгыятьнең игътибарын сәламәтлек саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максаты белән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча ел дәвамында төрле чаралар уздырыла. Аларда әлмәтлеләр дә катнаша.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча электрон аукционнар нәтиҗәләре буенча подряд оешмалары билгеләнгән. Быел барлыгы 995 объектка ремонт ясау планлаштырыла, анда 224 мең граждан яши. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2018 елгы чәчү кампаниясе барышы турнда хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Йөзү төрле яшьтәге һәм авырлыктагы кешеләрнең барысына да туры килә торган иң кулай һәм файдалы спорт төре. Спортчылар тренировкаларның бер өлешен бассейнда уздыру кулай күрә. Йөзү спорты белән ел әйләнәсе шөгыльләнә алу да яңа мөмкинлекләр ача. Табиплар исә су терапиясен тәкъдим итеп кенә калмыйлар, үзләре дә бик теләп йөзү ярышларында катнашалар.
Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе 3 апрель көнне техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча үзара тикшерү уздырды. Район 5 кустка бүленде. Тикшерү барышында комиссия «Зәй», «Ярыш», «Чулпан», «Чагылтау», «Кичүчат», «Актау», «Ташкичү», «Васильевское» хуҗалыкларында булды. Бүгенге көндә язгы чәчүгә әзерлек министрлыкка бирелгән мәгълүматлар белән тәңгәл килә.