Йөзү төрле яшьтәге һәм авырлыктагы кешеләрнең барысына да туры килә торган иң кулай һәм файдалы спорт төре. Спортчылар тренировкаларның бер өлешен бассейнда уздыру кулай күрә. Йөзү спорты белән ел әйләнәсе шөгыльләнә алу да яңа мөмкинлекләр ача. Табиплар исә су терапиясен тәкъдим итеп кенә калмыйлар, үзләре дә бик теләп йөзү ярышларында катнашалар.
6 апрель көнне “Сәламәтлек” XIV спартакиадасы кысаларында узган ярышларда Әлмәтнең 5 сәламәтлек саклау учреждениесеннән 12 спортчы катнашты. Ир–егетләр арасында беренчелекне медсанчастьнең функцииональ диагностика бүлеге мөдире Гайсин Рөстәм, хатын–кызлар арасында медсанчастьнең врач кардиологы Гүзәл Баһаветдинова алды .
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә:
1 урын – “Татнефть”нең медико–санитар часте
2 урын – Әлмәт стоматология поликлиникасы
3 урын – Әлмәт балалар хастаханәсе