2018 елда мәшгульлек үзәге һөнәри һәм югары уку йортларын тәмамлап, мәшгульлек үзәгендэ эш эзләүче буларак исэптә торучыларны вакытлыча эшкә алучыларга, чыгымнарының бер өлешен кире кайтара.
7 апрель көнне шәһәребездә ир-атлар командалары арасында 2017 елның 16 декабрендә башланган III волейбол буенча ачык һәвәскәрләр лигасы чемпионаты уеннары тәмамланды. Дүрт ай дәвамында диярлек Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Җәлил шәһәрләреннән җыелган унбер команда төп трофей - «Әлмәт шәһәре волейбол федерациясе» ОСО күчмә кубогы» өчен ярыштылар.
Бүген, 6 апрель көнне, Әлмәттә аязучан һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -2..+1º, максималь температура көндез +10..+14º. Төнлә юлларда бозлавык.
14 апрель көнне Бөтенроссия «Тоталь диктант-2018» акциясе узачак. Тоталь диктант – ел саен торган барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант рәвешендә үткәрелә торган белем бирү акциясе. Акциянең максаты - һәр кешегә рус телен белүен тикшерергә мөмкинлек бирү һәм дөрес яза белүне арттыруга кызыксыну уяту.
Миңнебай-Колшәрип арасының 64 километрында юл аркылы чыгу урынындагы түшәмәне ремонтлар өчен Круглопольский юлы дистанциясе хезмәткәрләре тарафыннан 12 апрель көнне 9.00 сәгатьтән алып 19.00 сәгатькә кадәр автотранспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.
2016 елда Әлмәт муниципаль районында "Ачык Әлмәт" мәгълүмати-аналитик порталы (http://openalmetyevsk.ru) гамәлгә кертелде.
4 апрельдән алып 8 апрельгә кадәр Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 180гә якын теннисчы катнашты.
Санкт-Петербургта Әлмәт җанатарларының зур группасының ярдәме белән «Нефтяник» һәм «СКА-Нева» командаларының чираттагы, бишенче, ярымфинал очрашуы узды. Кунакларның элеккечә хата ясарга хокуклары юк иде. Бу факт бик тә игътибарлы уйнарга мәҗбүр итте.
Бүген, 6 апрель көнне, Әлмәттә аяз, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Минималь температура төнлә 0..-4º, максималь температура көндез +6..+9º. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Радиация һәлакәтләр аркасында зарар күргән кешеләрнең авыруларын вакытында ачыклау һәм кисәтү, аларга кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү максаты белән «чернобыльлеләрне» диспансер тикшерүләр үткәрелә.