2-3 апрельдә Әлмәттә батарейкаларны җыю буенча «Собиратор» экологик акциясе узды. Әлмәтлеләрнең уртак көче ярдәмендә 907 кг. батарейка җыелды. Әлеге калдыкларның агулаучан икәне барыбызга да билгеле, батарейкаларның барлык корпусларында диярлек эштән чыккан батарейкаларның башка көнкүреш чүп-чары белән бергә урнаштыру мөмкин булмау турында хәбәр итә торган сызылган чүп контейнеры ясалган билгене очратырга мөмкин. Куркыныч батарейкаларда җыелган химик матдәләрдән яный, алар организмда җыела, бавырларга, нерв системасына, сөяк тукымасына, баш миенә зарар китерә, лайлалы тышчаны һәм тирене яндырырга мөмкин.
Конкурс комиссиясенең тавыш бирүе нәтиҗәсендә әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениелары арасында 1 урын 27нче «Нәни куллар», 2 урын - 34нче «Чебурашка», 3 урын - «Золушка» балалар бакчасына тапшырылды.