Әлмәттә экология, чәчү кампаниясенә әзерлек сораулары турында сөйләштеләр

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Район активы белән киңәшмәнең төп темасы Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең эшчәнлеге булды. Доклад белән идарә рәисе Альберт Маликов чыгыш ясады. Ул Әлмәт муниципаль районда табигатьне саклау канунчыллыгын саклау турында сөйләде.

2017 елда 1055 протокол ясалды, 20 521,3 мең сумга карар чыгарылды.Хөкемдә идарә катнашуы белән 355 эш каралды, алардан 342 – Министрлык файдасына, бу 96,3%.

Идарә өч ай эчендә 613 кисәтү чыгарды.

Су ресурсларын саклау өлкәсендә дәүләт экологик күзәтү нәтиҗәсендә 276 административ протокол ясалды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча Идарә эшханәләрдә табигатьне саклау канунчыллыгы таләпләренә туры килүне тикшерә. 2017 елда 26 эшханә тикшерелде, 43 протокол булдырылды.

Төп бозулар Әлмәт районының территориясендә металлолом белән шөгелләнгән эшханәләрдә күзәтелә. 2017 елда металлоломны кабул итүче 10 база тикшерелде, 24 административ протокол булдырылды.

Чәчү эшләренә әзерлеге турында АМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Наиль Усманов белдерде. Районда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, эш планнарын кабул итү буенча эш бара. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга 40 млн сумга запас частьләр алынды. «АгроИдея» программасы буенча шулай ук 19 млн сумга 30 техника алынды.

2018 елда чәчү кампаниясен үткәрү өчен 376  трактор әзерләнде. 2018 елның 3 апреленнән Авыл хуҗалыгы идарәсе техниканың әзерлеген тикшерде.

2018 елда чәчү мәйданнары 70 мең га тәшкил итәчәк дип көтелә. 43 мең га сабан культураларын чәчергә планлаштырыла:

  • Ашлык культуралары – 30 мең га артык
  • Яшелчәләр – 130 га артык
  • Техник культуралар – 4 мең га артык.

Азык культураларын 9 мең га артык мәйданда урнаштырырга планлаштырыла.

Беренче тапкыр бу елда «Евротехнологии» ЯАҖ пилотсыз аппараты ярдәмендә Әлмәт районы хуҗалыкларында уҗым культураларның чыгуы һәм чәчелгән территорияләрнең хәлен тикшерү мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International