РФ Президенты Владимир Путин онкология авырулары белән көрәшү өчен Россиядә махсус программа булдыру кирәклеге хакында Федераль собраниедә ясаган чыгышында билгеләп узган иде. Әлеге фикерләр 6 апрель көнне нефтьчеләр башкаласында узган “Онкология практикасының заманча тенденцияләре. Әлмәт Агломерациясе” дип исемләнгән фәнни–гамәли конференциядә дә чагылыш тапты.
Викторина паркның юбилеена багышланды һәм яшүсмерләр клублары арасында уздырылды.
Районда масштаблы һәм креатив проектлар тормышка ашырыла. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт стартап-башкаласы дип аталды. Бизнесны үстерү буенча шартлар тудырыла. Овощная долина, Ягодная долина, Школа Лица, Го-байк, молочно-торговый комплекс проектлары тормышка ашырыла. Үзегезнең бизнесыгыз булса яки бизнеска теләктәшлек күрсәтергә теләсәгез, рәхим итегез.
Әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын 9 апрель көнне «Арт-Сабантуй 2018» бәйге-күргәзмәсенә чакырып калалар. «Арт-Сабантуй 2018» - Татарстан Республикасының, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чуаш, шулай ук Самара һәм Ульяновскиның профессионал һәм яңа иҗат итә башлаган рәссамнары арасында уздырыла торган бәйге.
4 апрель көнне 1 нче мәктәптә Бөтенроссия "Илһам" бәйгесенең зона туры узды. «Илһам» бәйгесе ел саен «ТР ның 2014-2020 елларга дәүләт теле һәм башка телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү" программасы кысаларында үткәрелә.
2018 елның 1 маенда 10.00сәг. алып 12.30 сәг. кадәр вакыт аралыгында Әлмәттә традицион 59нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак. Ул Эшчеләр бердәмлеге көне уңаеннан уздырылачак. Йөгереш Ленин урамында узачак.
2018 елда эшсезләрне түбәндәге түләүсез курсларга чакыралар: - 1С: Предприятие – 1 ай.; - бухгалтер – 3 ай.; - кадрлар буенча инспектор – 3 ай; - компьютер дизайны – 2 ай.; - смета эше – 1 ай.; - ЭВМ операторы 1 ай һәм башкалар. Сорауларны 8 (8553) 32-34-99 телефоны аша бирергә мөмкин.
Бүген 6 апрель көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Минималь температура төнлә -1..-3º, максималь температура көндез +3..+5º. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Әлмәт картиналар галереясында оештырылган иң күренекле проект итеп «Арт-Сабантуй» республика бәйге-күргәзмәсен атарга була. 2018 елда бәйге инде бишенче тапкыр уздырыла. Чираттагы чара 9 апрельдән алып 9 майга кадәр үтәчәк. Керү ирекле.
2018 елның 3 апрелендә расланган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 72/2-пр номерлы карары нигезендә "2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эшчәнлекләрен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм күрсәтү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу игълан ителә.