Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлмәтлеләргә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә киңәш итә

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Язгы-җәйге янгын куркынычы булган чор якынлашып килә, шулай ук беренче май һәм башка бәйрәмнәр алдыннан янгын күзәтчелеге Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә, янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәргә сорап, мөрәҗәгать итәргә тели.

Уяу булыгыз һәм, янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәп, сез үзегезнең тору урыныгызны гына түгел, ә табигатьне дә саклап калуыгызны истә тотыгыз:

- урманда учак яндырмагыз;

- автомобильләрдә урманга керү тыела;

- сүндерелмәгән шырпыларны һәм сигаретларны ташлап калдырмагыз;

- кипкән үләнне яндырмагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International