Әлмәтнең кулланучылар кооперативлары игътибарына

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 16 апрельдән алып 15 майга кадәр "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперациясен үстерү" ведомство максатчан программасында катнашу өчен авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативларын бәйге нигезендә сайлау игълан ителүе турында хәбәр итә. 

Тулырак мәгълүматны http://agro.tatarstan.ru Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рәсми сайтында "Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларына субсидияләр" бүлегендә табарга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International